Утны туктату турында килешүдән соң, Израиль Газага һөҗүмне көчәйтә
Утны туктату турында килешүгә ирешкәннән соң, Израиль Газага һөҗүмнең интенсивлыгын арттырды гына. Бу хакта RT яза, аның журналисты хәзерге вакытта Хан-Юниста.
Әйтик, шул урында яшәүче Рида Радван тол калган. Аның ире качакларга гуманитар ярдәм күрсәткән. Рида Радван сүзләренчә, бер көнне ул уянып киткән һәм кызының: «Әти үлде!» - дигән сүзләрен ишеткән. Башта ул моңа ышанмаган, әмма соңыннан башка кешеләр ире үлүен раслаган.
Моңа кадәр Катар Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мәҗид әл-Әнсәри белдергәнчә, Газада вакытлы килешү 19 гыйнварда җирле вакыт белән 08.30 сәгатьтә төзелергә тиеш.