«Ак Барс» «Адмирал» белән беренче матчта ышанычлы җиңү яулады
«Ак Барс» Владивостоктагы беренче матчта «Адмирал»ны отты, дип яза «Татар-информ».
Беренче период боз хуҗаларының өстенлеге белән узды. Әмма казанлылар беренче булып уңышка иреште. Александр Барабанов Егор Коршков ярдәмендә исәпне ачты – 0:1.
Боз хуҗалары матчның экваторында гына беренче алканы кертте. Петухов исәпне 1:1 итте.
36нчы минутта «Ак Барс» хоккейчысы Дмитрий Яшкин Ник Петан биргән пас ярдәмендә чираттагы алканы кертте.
Өченче периодта көндәшләр алкалар белән алмашты.
Матч тәмамланырга бер минут кала Егор Коршков, капкачы Илья Коноваловны зур тизлектә узып, алканы буш капкага озатты – 2:4. Ә «Адмирал»ның буш капкасына бишенче алканы керткән Кирилл Семенов уенга нокта куйды.
«Адмирал» – «Ак Барс» – 2:5 (0:1, 1:1, 1:3)
0:1 – Барабанов (Коршков, Журавлев, 15:16)
1:1 – Петухов (Сошников, Шулак, 28:40)
1:2 – Яшкин (Петан, Семенов, 35:38)
1:3 – Кошелев (Фальковский, 51:33)
2:3 – Сошников (Шулак, Петухов, 53:27)
2:4 – Коршков (59:36)
2:5 – Семенов