ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Төп имтиханны 4 түгел, ә 2 фәннән мәҗбүри тапшыру турында закон проекты Думага кертелде

0

Россиянең кайбер төбәкләрендә IX сыйныфта Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең аерым тәртибе турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде. Аттестат алу өчен, укучы бары тик рус теле һәм математиканы, ягъни элеккеге дүрт фән урынына ике предметны гына тапшырырга тиеш булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Документ нигезендә, 2025 елда Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ростов һәм Төмән өлкәләрендә, Төньяк Осетия – Алания Республикасында эксперимент сыйфатында Төп дәүләт имтиханын үткәрүнең шундый аерым тәртибе билгеләнергә мөмкин.

Тагын закон проекты нигезендә, төбәкләр бюджетыннан бүленгән акча хисабына абитуриентларны урта һөнәри белем бирү программалары буенча укуга кабул итүнең яңа тәртибен хупларга тәкъдим ителә, дип яза «Радио 1».

Әлеге закон проектын Дәүләт Думасына керткән депутатлар арасында «Бердәм Россия»дән палата вице-спикерлары Петр Толстой һәм Виктория Абрамченко, Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР), гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ), шулай ук Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты рәисе Сергей Кабышев («Гадел Россия – Дөреслек өчен») бар.