Чистайның Гаделша авылы Мәдәният йортына артист Идрис Мәсгүтов исеме бирелде
Чистай районы Гаделша авылында туып-үскән артист Идрис Мәсгүтовның исеме мәңгеләштерелде. Авыл халкы әлеге вакыйганы зур дулкынлану белән көтеп алды. Идрис Мөдәррис улының вафатына уналты ел узып та киткән, әмма яраткан артистыбызның якты образы якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары күңелендә яши һәм яшәячәк. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.
Гаделшада туып, аның матур табигатеннән, тырыш халкыннан илһам алып үскән Идрис Мәсгүтов гомерен яраткан һөнәренә багышлый. Башта Әлмәт татар театрында эшли. Аннары аның талантын, тырышлыгын күреп Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына чакырып алалар. Гомеренең соңгы көненә кадәр әлеге театр сәхнәсеннән төшми ул.
Гаделша авылы Мәдәният йортына якташ артистыбыз хөрмәтенә мемориаль такта кую тантанасына авыл халкы, аның якыннары, туганнары, хакимият вәкилләре килде. Шулай ук башкалабыз Казаннан Идрис Мөдәррис улының сәхнәдәш дуслары — Г.Камал театрының бер төркем артистлары да кайтты. Татарстанның атказанган артистлары Равил Шәрәфиев, Әсхәт Хисмәтов, Дания Нуруллина, Луара Шакирҗанова, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова һ.б.лар Идрис Мәсгүтов турында якты, җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.