ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Баш дәүләт экспертизасы Казан метросының икенче линиясе беренче участогы проектын раслады

0

Казан метрополитенының «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәрге икенче линиясенең беренче участогын төзү проекты Россия Баш дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Бу хакта Бердәм дәүләт бәяләмәләр реестры сайтында хәбәр ителә.

Проект документларын «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе әзерләгән, ә төзүчесе – ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе.

Ноябрьдә Казан метросының икенче линиясе беренче участогын төзүгә тагын 985 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләре турында билгеле булган иде. Әлеге акчага «ТАССРның 100 еллыгы» станциясеннән «10нчы микрорайон» станциясенә кадәрге аралык җиһазландырылачак, вестибюль, «Сахаров» станциясенең платформасы һәм төшә торган урыннары ясалачак һ.б. эшләр башкарылачак.

Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын (Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров) тоташтырачак. 5,37 километр озынлыгындагы беренче участок дүрт станцияне берләштерә, алар - «ТАССРның 100 еллыгы» (Фучик урамы), «Академия» (Фучик һәм Завойский урамнары чаты), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары чаты), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы чаты).

Казан метрополитенының икенче линиясен төзүне көньякка – Универсиада авылы, Республика клиник хастаханәсе һәм Тынычлык бистәсенә таба дәвам итәргә ниятлиләр.