ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Дәүләт хезмәтләре»ндә аккаунтларны саклау өчен гадиләштерелгән биометрия кулланылачак

0

Россия Хөкүмәте якындагы ай дәвамында «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетларны өстәмә рәвештә саклау өчен гадиләштерелгән биометрия кертәчәк. РФ вице-премьеры – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко аппаратында шул хакта сөйләделәр, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Вице-премьер аппаратында ачыклык кертүләренчә, яңа карар кулланучыларның саклау алымнарыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтәчәк. Эш шунда ки, гадиләштерелгән биометрияне теркәү өчен чит ил паспорты яки банкка бару кирәкми.

Аккаунт хуҗасына бары тик «Дәүләт хезмәтләре биометрия» кушымтасында фото ясарга һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта икенче саклау факторы сыйфатында биометрияне файдалану функциясен активлаштырырга гына кирәк.

Хәзерге вакытта кулланучы «Дәүләт хезмәтләре» порталында аккаунтны саклауның өстәмә алымы сыйфатында үзе сайлаган SMS-код, махсус кушымтадан уникаль пароль яки «стандарт» һәм «расланган» биометрия куллана ала.