ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Быел «Манзара» премиясе һәм көрәш буенча Татарстан чемпионаты бер көнне узачак

0

18 гыйнварда «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Быел премия көрәш буенча Татарстан чемпионаты белән берләштергән форматта уза.

Көрәш буенча Татарстан чемпионатының беренче этабы 20 декабрьдә булган иде. Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итү сәбәпле, иминлекне саклау шартларында, чемпионатның финал өлеше кичектерелде. Финал ярышлары иртәгә, 18 гыйнвар көнне узачак.

Чарага багышланган матбугат конференциясендә «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең продюсеры Айдар Шәймәрданов әлеге очракның уңай һәм тискәре якларын билгеләп үтте.

«Манзара»ның 600-700 тамашачысы бар. Алар ярышта Татарстан чемпионнары килсә дә була, булмаса да киләләр. Чөнки без әле билетлар буенча төрле бүләкләр дә уйнатабыз. Татарстан чемпионаты булгач, сезгә бик җиңел булды, дип әйтәләр. Ләкин мин сорау куям – безнең «Ак барс» көрәш сараенда ярышлар уза, анда кешеләр җыеламы, шуны да карарга кирәк. Татарстан чемпионаты «Манзара»га бүләк ясаган кебек кабул итәргә кирәк түгел. Бу – бер яктан мәшәкать, ләкин икенче яктан без бер үк вакытта яхшы көрәшчеләрне дә, яшьләрне дә күрсәтә алабыз», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Айдар Шәймәрданов премия кунакларын махсус бүләкләр көтүен дә искәртте, быел тамашачылар арасында иттарткычлар, телевизорлар, кофе машиналары һәм башка кирәк-яраклар уйнатылачак.

«Бүгенге көндә бер бизнес-ланч алып ашарлык акчаңны да милли горурлыгыбыз дип атый торган спортка бирә алмыйлар икән, бу – кызганыч күренеш. Урамда, яңгыр астында көрәш карамыйлар бит. Чара зур, иң текә залларның берсендә уза. Такси белән килгәндә дә кеше күбрәк акча тота, финанслау шул билет акчасына кайтып кала бит. Күбесе көрәшчеләргә караганда нинди бүләк була дип шалтырата. 5 меңнән дә ким булган бүләкләр юк. 500 сумга билет алып килә бит кеше. Булды заманнар, машиналар уйнаттык, хәзер заман башкарак, «юрганга карап аякны суза торган чак», – диде ул.