ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Роспотребнадзор сыерларның һәм терлекчеләрнең кош гриппы белән авыру очракларын күзәтәчәк

0

Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) мөгезле терлекләр һәм агрофирма хезмәткәрләре арасында кош гриппы таралуны күзәтә башлаячак. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Йорт кошлары арасында югары патогенлы кош гриппы вирусының актив циркуляциясе дәвам итү һәм сыерлар арасында авыру очраклары барлыкка килү сәбәпле, Роспотребнадзор мөгезле эре терлекләр һәм терлекләрне караучылар арасында грипп вирусы циркуляциясенә мониторинг кертте», - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.

Марина Патяшина сүзләренчә, бу ведомство өчен яңа чакыру. Быел Баш ветеринария идарәләре һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән санитария табиблары республиканың биш зур терлекчелек комплексында сыерлардан һәм хезмәткәрләрдән алынган материалларны лабораториядә тикшерәчәк.