ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Махсус хәрби операциядә катнашучы Кукмара хәрбие 3 медальгә ия булган

0

Махсус хәрби операциягә Кукмарадан киткән Рыбак кушаматлы хәрби 3 медальгә ия булган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Миләүшә Хаҗиева яза.

Рыбакның хатыны ире турында сөйләгәндә үк, бу ике йөрәк арасында мәхәббәтнең чиксез икәнен сизәргә мөмкин. Истәлекләре белән уртаклашканда, Индира иренең 2006-2008 еллар аралыгында элемтәче булып хезмәт итүен дә яратып сөйли. Хәзер Рыбак алгы сызыкта.

2022 елда китеп, 8 ай дәвамында Рыбак медзвод командиры, бүгенге көндә элемтә командиры булып хезмәт итә. Бу вакыт аралыгында хәрби зур дәрәҗәле бүләкләргә дә ия булган. Аның 3 дәүләт бүләге бар: беренчесе, «Махсус хәрби операциядә катнашучыга», икенчесе «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре. Соңгысы яраланган дусларын яу кырыннан алып чыкканда күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән.

Рыбакка гаиләсе «Кукмара. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар төркеме аша гуманитар ярдәм җибәрә. Балалары өчен бу бигрәк тә көтеп алынган эшләрнең берсе. Чөнки хәрби-әтигә бүләк җибәрү — чын горурлык хисе тудыра. Күп очракта алар үз куллары белән ясалган рәсемнәрне посылкага салып җибәрәләр.

Рыбакның алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы һәм аңа бирелгән медальләр, аның чын мәгънәсендә үз иле өчен көрәшүче икәнен күрсәтә. Бүгенге көндә ул лейтенант. Туган ягында аны онытмыйлар, отпускага кайткан вакытта төрле чараларга чакырып, ярдәм итәргә тырышалар. Ә Рыбак, үз чиратында, тылдагыларга рәхмәт җиткерә.

Фото: © гаилә архивыннан