ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бала карау буенча пособиене арттыру турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

0

ЛДПРдан бер төркем депутатлар һәм партия лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге сенаторлар яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособиене ата-ананың уртача хезмәт хакыннан 40 проценттан 60 процентка кадәр арттыру турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Документ Думаның электрон базасында бар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында»гы законның 15 маддәсенә һәм «Эшкә вакытлыча яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминият турында»гы законның 11.2 маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

«Закон проекты нигезләмәләре бала карау буенча пособие күләмен уртача хезмәт хакының 60 проценты дәрәҗәсендә билгеләүне күздә тота», - диелә аңлатма язуында.

Моннан тыш, минималь пособие күләменең бала өчен төбәк яшәү минимумының 100 процентына тигез булырга тиешлеген билгеләргә тәкъдим ителә.

Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия хатын-кызлары декретка чыкканда элеккеге уртача хезмәт хакының 40 процентына гына исәп тота ала. Әгәр хатын-кыз эшләмәсә, предприятие ябылу сәбәпле эштән җибәрелсә яки югары уку йортында белем алган чорда әни булса, аңа пособие минималь күләмдә билгеләнә. Индексацияне исәпкә алып, ул 9227,24 сум тәшкил итә, бу бала өчен төбәк яшәү минимумыннан азрак, диелә хәбәрдә.