ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 72 мең сумнан арткан

0

2024 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Татарстанда уртача айлык номиналь хезмәт хакы 72009 сум тәшкил итте. Бу алдагы елның шул ук айлары күрсәткечләреннән 21 процентка артык. Бу хакта «Татарстанстат»ның «Татарстанның социаль-икътисади торышы» докладыннан билгеле булды.

Шул ук айларда республикада номиналь хезмәт хаклары үсеше 11,9 процент тәшкил итте.

Шулай ук аналитиклар 2024 елның аерым октябрь ае өчен мәгълүматларны өйрәнде. Уртача айлык номиналь хезмәт хакының суммасы үткән ел белән чагыштырганда 23,1 процентка, реаль хезмәт хакы 13,6 процентка күбрәк булып чыкты.