Мордовиянең Чирмиш авылы мәчетен төзекләндерү эшләре тәмамланды
Мордовия Республикасының Ләмберә районы Чирмиш авылы мәчетен төзекләндерү эшләре тәмамланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ХХ гасыр башында Чирмиш авылы бик дини булуы белән аерылып торган. Салада 6 мәчет һәм мәдрәсә булган. Кызганыч ки, советлар заманында барлык Аллаһ йортлары да җимерелгән һәм 2000 еллар башында гына авылда уртак тырышлык белән яңа мәчет ачканнар, аңа авылның күренекле кешесе Җәфәр Прянков хөрмәтенә «Гафәр» исеме бирелә.
Узган ел ахырында мәчет активистлары Аллаһ йортында масштаблы ремонт үткәрергә карар кыла. Эшләр җәй һәм көз буе бара. Нәтиҗәдә, тәһарәт алу өчен яңа бүлмә, бәдрәф, котельный, мәрхүмнәрне юу урыны булдырыла, коридорны бизәкләү эшләре башкарыла, тышкы диварлар штукатурлана.
Ремонт эшләре төгәлләнүне мәҗлес белән билгеләп үтәргә карар кылалар. Пылау пешереп, мәчеткә авыл аксакалларын, төзүчеләрне, иганәчеләрне һәм мәчеттә уза торган әхлак дәресләренә йөрүче балаларны чакыралар.
«Чирмиш авылы халкына, барыннан да элек мәчеттә ремонт эшләрен башкару идеясен хуплаган авыл аксакалларына зур рәхмәт. Ремонт эшләрендә ярдәм итү белән бергә, мәҗлесне оештыруга да зур өлеш керткән Равил Мәксутовны шәхсән билгеләп үтәргә кирәк. Барыгызга да бик зур рәхмәт, һәммәгезне дә мәчеткә чакырам – аның ишекләре һәркемгә ачык», - дип искәртте Чирмиш авылы кешесе, Ләмберә авылы имамы һәм Чирмиш авылы мәчетендә әхлак дәресләрен алып баручы Рәшит хәзрәт Сәйфулов.