Казан үзәгендә җиңел машина бәрдергәннән соң мәктәп укучысын хастаханәгә озатканнар
Казанның Зур Кызыл – Жуковский урамнары чатында Kia автомобиле 13 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, чит ил автомобиленең йөртүчесе борылышта җәяүлегә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, кызның сул боты җәрәхәтләнгән. Зыян күрүчене Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.