ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Менделеевск районында махсус операция зонасына быел беренче гуманитар ярдәмне озаттылар

0

Татарстанның Менделеевск районы хәрбиләре ике «УАЗ» автомобиле алачак. Йөкнең калган өлешен машиналарга төяделәр.

Хәрбиләргә дарулар, дронга каршы юрганнар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, коры ашлар, реторт-пакетлардагы ашлар, көнкүреш әйберләреннән торган җыелмалар җибәрделәр.

«Хәйриячеләргә, «Без бергә» инициатив төркеме волонтерларына һәм битараф булмаган барлык кешеләргә зур рәхмәт. Безнең егетләр өчен бу ярдәм зур әһәмияткә ия», - диде район башлыгы Радмир Беляев.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары.