ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Лениногорскида трамплиннан сикерү буенча «Татарстан яшьлеге» Бөтенроссия ярышлары булды

0

Лениногорскида «Татарстан яшьлеге» дип исемләнгән Бөтенроссия ярышлары узды. Шәһәрнең «Олимпия резервлары» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лаеклы чыгыш ясады. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Ярышларга Лениногорск, Әлмәт, Казан, Уфа, Түбән Новгород, Пермь шәһәрләреннән чаңгычылар җыелган иде, барлыгы 28 спортчы катнашты. Ярышлар парадын трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр бәйге буенча республика федерациясе җитәкчесе Әнәс Вәлиев ачты.

Бәйге башланыр алдыннан судьялар киңәшмәсе, спортчыларны ярышларга үткәрү комиссиясе эшләде. Шулай ук рәсми тренеровкалар да булды. Ә икенче көнне канатлы чаңгычылар HS-32 m һәм HS-52 m трамплиннарында осталык һәм кыюлыкка көч сынаштылар. Бәйгедә 2010-2012 нче елгы үсмер малайлар һәм кызлар ярышты.

Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча илкүләм ярышларында лениногорскилылар иң осталар унлыгына керде. Беренче, икенче урыннарын Казан, Уфа, Пермь «очучылары» алды.