ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Питрәч районыннан махсус операциядә катнашучы хәрбигә Батырлык ордены тапшырдылар

0

Татарстанның Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан махсус операция ветераны Сергей Чукинга Батырлык ордены тапшырдылар. Ул махсус операциягә 2022 елда мобилизацияләнеп китә. Армиядә ун ел элек хезмәт иткән һәм повестка килмәс дип уйлаган, тик бик гаҗәпләнгән.

«Башта шок булды, соңыннан килештем. Кирәк икән, димәк, кирәк дип карар иттем. Ул көнне ялларда өйдә идем. Килделәр, әйттеләр, мин имзаладым һәм илне, якыннарымны сакларга киттем. Качып йөрү минем кагыйдәләргә туры килми. Атучы булып хезмәт иттем. Боеприпаслар һәрвакыт үзем белән булды. Һөҗүм итсәләр, аттым», – дип сөйли ул.

2024 елның октябрендә аның янәшәсендә снаряд төшә һәм ул яралана, нәтиҗәдә җилкәсе контузияләнә. Хәрбине башка иптәшләре алып чыга.

«Аларга өйләренә исән-сау килеш кайтырга язсын», – дип тели махсус операциядә катнашучы.

Соңыннан Сергейны демобилизациялиләр: ул тернәкләнгән, ә алга таба аның кулына операция ясарга кирәк була.

Ул мобилизациягә кадәр төзелештә ташчы булып эшли, хәзер исә яңа һөнәр үзләштерү турында уйлана.

Орден тапшыру тантанасында геройның әнисе Елена Георгиевна да булды. Аның сүзләренчә, ул башта улыңны көтү, аның белән бар да яхшымы икәнен белмәүнең ни икәнен аңламаган. Соңыннан моның мораль яктан авыр булуын аңлый, тик һәр әни кебек ул да улы белән горурлана.

Әлегә Сергейның үз гаиләсе юк, бу эштә ул тулысынча язмышка ышана.

Язма Люция Сираҗиева ярдәме белән әзерләнде.