Әлки районында кышкы балык тоту бәйгесендә катнашучылар бүләкләнде
Әлки районында һәр елны диярлек кышкы балык тоту бәйгесе оештырыла. Анда якынча 50 балык тотучы катнашып килә. Быел узган шундый бәйгедә күңелле яңалык та булды: дистәгә якын яшүсмер балыкчы да катнашты. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Азат Низамиев яза.
Иң элек бозны тиз арада борау белән тишәргә кирәк булды. Аннан егетләр, махсус чаналарын тартып, Базарлы Матак буасының төрле почмакларына барып, кармак салып утырдылар.
Ярдан якын гына урында Түбән Биктимердән әтиле-уллы Илнар һәм Илназ Заһидуллиннар кармак салган. «Беренче тапкыр гына килдек. Быел улым Илназ Кыш бабайдан бүләккә боз тишеп, балык тота торган җайланмалар көткән иде. Хатыным Тәнзилә белән телефон, планшет сорамаганына шатландык. Ул әйберләрне сатып алып, чыршы астына куйдык. Менә балыкка килергә җае да чыкты, бәйгедә катнашабыз», – ди әти кеше Илнар.
Заһидуллиннар дүрт бала тәрбияли. Илнарга исә мондый яллар бик сирәк эләгә. Ул бит «Алексеевскдорстрой»да тракторда эшли.
Бер сәгать үтте. Комиссия ярышта катнашучыларны тоткан балыклары белән яр буена чакырды. Бүләкләүләр башланды. Иң элек барлык яшь балыкчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннан төрле номинацияләр буенча бүләкләүләр дәвам итте. Әйтик, Каюм Гайнуллин иң тәҗрибәле балыкчы булып билгеләнде. Ә Владимир Демидов, Равил Ибраһимов, Николай Лычниковның иң күп балык тотучылар булуы ачыкланды. Бозны исә Иван Тутеров барысыннан да тизрәк тиште.
Иң зур балыкны Анатолий Смородинов каптырды.
Ахырдан барлык балыкчылар, ярышка килгән кунаклар кайнар ухадан авыз итте.