ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугат көне белән котлады

0

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугат көне белән котлады.

«Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Сезне Россия матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Сезнең һөнәри бәйрәмегез ил журналистикасы тарихының чишмә башы булган вакыйгага – 1703 елның 13 гыйнварында «Ведомости» газетасының беренче саны дөнья күрүгә туры килә. Бүген без яшәешебезне мәгълүмат порталларыннан, яңалыклар басмаларыннан, социаль челтәрләрдән һәм мобиль элемтәдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз, алар басма чаралар, радио һәм телевидение белән беррәттән көндәлек тормышыбызга үтеп керде. Бу чиксез һәм күпкырлы мәгълүмат киңлеге үз һөнәрен яраткан һәм аңа тугры булып калган бихисап осталарның фидакарь хезмәте белән булдырыла.

Сез миллионлаган кешеләргә дөньяны ачасыз һәм якынайтасыз. Аларга дөньяда, илдә һәм республикадагы иң мөһим вакыйгаларны җиткерергә тырышып, ачыктан-ачык әһәмиятле мәсьәләләрне күтәреп чыгасыз. Җәмгыять һәм хакимиятнең игътибарын көнүзәк проблемаларга юнәлтеп, аларны бергәләп хәл кылуда җаваплылык күрсәтәсез. Авырлыклардан курыкмыйча, нинди генә хәлдә дә нык һәм кыю булып каласыз.

Шушы бәйрәм көнендә сезгә – журналистлар, нәширләр, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләренә, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләргә, Татарстан медиабергәлегенең барлык вәкилләренә – мөһим һәм җәмгыятькә бик тә кирәк булган хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм дәүләт хакимияте органнары арасында эшлекле хезмәттәшлек булдырган, һәрьяклап үлчәнгән граждан позициясендә торып битараф булмаган өчен, сәяси зирәклек һәм ватанпәрвәрлек, күпмилләтле халкыбызның традицион рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә тугры булган өчен барыгызга да олы рәхмәт сүзләрем.

Кадерле дуслар! Яңа елда сезгә яхшы яңалыклар һәм күңел көрлеге телим. Барлык иҗади башлангычларыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек һәм игелек сезгә! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.