ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Фәрит Мөхәммәтшин: Конструктив диалог өчен бөтен медиабергәлеккә рәхмәтлемен

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-каналында республика медиабергәлеге вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия матбугаты көне белән котлады.

Бу - журналистлар һәм нәширләр, газета-журнал редакцияләрендә эшләүчеләр, бөтен медиабергәлек вәкилләре бәйрәме, дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы.

«Алар (гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре – Т-и иск.) мөһим мәгълүматны беренчеләрдән булып ала, аны укучыларга, телетамашачыларга һәм радиотыңлаучыларга объектив һәм оператив рәвештә җиткерә. Каләм осталыгы белән һәр кешегә барып җитү – олы җаваплылык һәм бик зур хезмәт», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

«Россия матбугаты көне мөһим тарихи дата – моннан 322 ел элек Петра I указы белән нигез салынган «Ведомости» дигән беренче басма газета чыга башлау белән бәйле. Ул чагында да, мәгълүмати технологияләр зур тизлектә үсеш кичерә торган бүгенге көндә дә гаммәви мәгълүмат чаралары җәмгыятебездә бик мөһим роль уйный», - дип өстәде сәясәтче.

«Конструктив диалог һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен бөтен медиабергәлеккә рәхмәтлемен. Кадерле дуслар! Яңа елда сезгә яхшы яңалыклар һәм күңел көрлеге телим. Бәйрәм белән!» - дип сүзен тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин.