ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Актаныштан алгы сызыктагы солдатларга уналтынчы гуманитар ярдәм озаттылар

0

Бүген Актаныштан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән йөк автомобиле юлга чыкты. Алгы сызыкта булган якташлар үтенече буенча волонтерлар «Юпитер», «Планета», «Днепр» мотоциклларын һәм «УАЗ»- буханка автомобилен юнәттеләр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«УАЗ» автомобилен «Без бергә» рәсми төркеме волонтерлары җирле халыктан җыелган акчага сатып алды. Автомобильне Илнур Локманов ремонтлаган, ул бу мөһим эшкә үз көчен һәм вакытын салган.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әлеге гуманитар ярдәмне оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Йөкне автомобиль арбасына төяргә солдат язмышына битараф калмаган бик күп актив гражданнар килгән иде. «Гуманитар йөкне озата баручыларга, машина йөртүчеләргә хәерле юллар телибез», – диелгән хәбәрдә.