ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

«Лаеш азаны» балалар бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0

11 гыйнварда Лаеш районы мөхтәсибәтендә «Лаеш азаны» белем бирү балалар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Өч атналык курста Лаеш районының Усад, Кече Елга, Зур Кабан, Сокуры, Имәнкискә, Пәрәү, Державино, Чырпы авылларында яшәүче 50гә якын малай катнашты. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Катнашучыларның кырыгы имтиханнарны уңышлы тапшырып, бәйгедә катнашу хокукын алды, диелә хәбәрдә.

Бәйге финалы тантаналы рәвештә Столбище Мәдәният йортында узды. 10 бала жюри һәм тамашачылар каршында азан әйтте. «Рухи моң» иҗат берләшмәсе вәкилләре иҗади номерлар тәкъдим итте.

Бүләкләү тантанасында 10 бала акчалата бүләк алды. Һәрбер катнашучыга тәм-томнар һәм китаплар сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды. Кече Елга авылыннан Салих Гатауллин бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Ул планшет һәм акчалата бүләккә лаек булды, дип хәбәр ителә телеграм-каналда.