ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Вильфанд: Аномаль җылылык сәбәпле, Татарстанда куркыныч һава торышы күренешләре көтелә

0

Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, аномаль җылы һава торышы белән бәйле куркыныч һава торышы күренешләре фаразлана. ТАСС белән әңгәмәдә Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шундый фараз белдерде.

Аның сүзләренчә, иртәгә, 12 гыйнварда, республикада көчле бозлавык һәм төрле фазаларда явым-төшем көтелә. Калининград өлкәсендә, Комида көчле явым-төшем һәм җил фаразлана. Чукоткада якындагы өч көндә — 11-13 гыйнварда буран көтелә, кар явачак, ә җил секундына 27 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

«Көнбатыш Себернең көньягында - Томск, Новосибирск, Омск, Кемерово өлкәләрендә, Алтай краенда, Хакасиядә кар, җепшек кар явачак, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәячәк», — дип дәвам итте синоптик.

Илнең көньягына да начар һава торышы кагыла. Кырымда ял көннәрендә көчле яңгыр булырга мөмкин, ә яңа атна башында җепшек кар, үткәргечләрдә боз катарга мөмкин. Краснодар краенда да көчле яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Кара диңгез яр буенда җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

«Фаразлана торган куркыныч күренешләрнең күпчелеге җылы һава торышы белән бәйле», — дип билгеләп үтте Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе.