ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның 105 социаль учреждениесендә фальсификацияләнгән сөт продукциясе ачыкланган

0

Узган ел Татарстанның 105 социаль учреждениесендә фальсификацияләнгән сөт продукциясен ачыклаганнар. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте.

«Социаль әһәмиятле учреждениеләрдә азык-төлек продукциясенең 133 үрнәге алынган, сигезендә нормаларга туры килмәү ачыкланган, бу якынча 7,6 процентын тәшкил иткән. Бу күбесенчә үсемлек мае булган сөт продукциясен фальсификацияләү», - дип сөйләде ул.

Сыйфатсыз сөт продукциясе Татарстан, Пермь крае, Чувашия, Удмуртия, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәсе җитештерүчеләрнеке булган.

«Техник регламентлар таләпләренә туры килми торган продукцияне ачыклау фактлары буенча хокукка каршы гамәлләрне булдырмауга юнәлдерелгән тиешле чаралар күрелде», — диде Галиев.

Аерым алганда, продукциянең яраклы булуы турында 115 декларация кире алынган, намуссыз җитештерүчеләргә кисәтү белдерелгән, прокуратура органнарына һәм Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә мәгълүмати хатлар җибәрелгән.

Галиев сүзләренчә, узган ел республика идарәсе тарафыннан азык-төлек продукциясенең 600дән артык үрнәге алынган. Лаборатория тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, аларның 9,5 проценты сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләренә туры килмәгән.