ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Фоат Галимуллин: Фатих Кәримнең батырлыгы, фидакярлегенә таң калабыз

0

КФУ профессоры, әдәбият галиме, диктор Фоат Галимуллин Татарстан Милли музеенда фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең батырлыгы турында сөйләде.

«115 шигырь, тугыз поэма, өч баллада, ике повесть, бер пьеса яза. Әгәр дә кеше фронтта булмыйча өйдә генә тыныч шартларда яшәсә дә, өч ел ярым эчендә бу кадәр иҗат итә алмас иде. Төрмәдән чыгып, сугышка алынган һәм рядовой солдаттан офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән Фатих Кәримнең батырлыгы, фидакярлегенә таң калабыз. Шуңа күрә быел Ватанны саклаучылар елында бу елны Фатих Кәримнең туган көненнән башлап җибәрәбез», - диде ул Фатих Кәримне искә алу кичәсендә.

Аның әйтүенчә, Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышы мәшһәрләре эчендә разведчик, аннан взвод командиры булып сугышып йөрсә дә, ул күңелендәге хисләрен, кичерешләрен, өметләрен шигырь итеп язарга мөмкинлек, вакыт тапкан.

«Мин – рядовой солдат бу сугышта, тик бер ягым белән аерылам: рядовойлар төнен йоклаганда йоклый алмыйм шатлык, кайгыдан», - дип яза. Шундый шартларда ул сугыш эчендә 100дән артык шигырь яза. Ә шигырьләре нинди бит әле – һәрберсе шигъриятебезнең энҗесе дип саналырга хаклы. Фатих Кәрим чын мәгънәсендә Ватанны саклаучы. Шуның өчен корбан булган. Фатих Кәримнең рухы – безнең арада, ул яши», - диде галим.

Фоат Галимуллин Фатих Кәримнең үз чорында янып яшәгәнен, көрәшкәнен һәм халкыбызга батыр рухлы, фидакяр булырга өндәгән әсәрләр язганын һәм сугыш тәмамланасы елны батырларча һәлак булганын әйтте. «Хатыны Кадрия Ишуковага, хезмәттәшләренә язган хатлары күпме! Дөресен әйткәндә, бу хатлар – үзе бер иҗат», - диде ул.

«Аның кызы Ләйлә ханым Кәримова белән Калининград өлкәсендә булырга туры килде. Без Фатих Кәрим җан биргән җирдә булдык. Бу төбәкнең кешеләренә рәхмәт, Фатих Кәримне бик зурлыйлар. Багратионовск шәһәрендә иң зур үзәк урам Фатих Кәрим исемен йөртә. Аның кабере өч меңләп сугышчы күмелгән зиратның иң түрендә һәм: «Биредә татар шагыйре Фатих Кәрим җирләнде», - дип язып куелган», - диде Фоат Галимуллин.

«1943 елда Фатих Кәрим Казанга яраланып кайткач, госпитальдә дәваланганда язган «Иптәш» дигән шигырен зиратта булганда укыдым. Никадәр көчле шигырь! Үлеменең мәгънәсен шушы шигырьдә ачып биргән. Мондый шагыйрьне ничек искә алмыйсың да, ничек хөрмәт итмисең? Фатих Кәрим – халкыбызның горурлыгы», - дип тәмамлады сүзен галим.