Казан трафик индексы буенча Россия шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды
Татарстан башкаласы трафик индексы буенча Россия шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды. numbeo порталы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казанның күрсәткече 142гә тигез.
Билгеләп үтелгәнчә, трафик индексы – состав күрсәткече ул, биредә юлда үткән вакыт, бөкеләрдә үткәргән вакыттан канәгать булмау, атмосферага углекислый газ бүленеп чыгу һәм транспорт системасының гомуми нәтиҗәсезлеге кебек факторлар исәпкә алына. Ул шәһәрдәге юл хәрәкәтенең гомуми шартларын күзалларга мөмкинлек бирә.
Иң югары трафик индексы Краснодарда (224,4) теркәлгән, Мәскәү (213,7) – икенче урында. Исемлектә 3-5 урыннарда Санкт-Петербург (207,9), Новосибирск (167,7) һәм Ростов-Дон (158,6) урнашкан.
Екатеринбург (139,9), Уфа (132,2) һәм Чиләбедә (111,3) трафик индексы Казанныкыннан түбәнрәк. Түбән Новгород (96,3) һәм Калининград (92,7) соңгы 10 һәм 11нче урыннарны били.
Трафик индексы Россия буенча уртача алганда 173,87не тәшкил иткән. Өстәвенә, белгечләр әйтүенчә, илебездә «һәр пассажир эшкә яки мәктәпкә бару нәтиҗәсендә елына якынча 997,06 килограмм углекислый газ җитештерә». Аналитиклар билгеләп үткәнчә, атмосферага шушы күләмдә углерод бүленеп чыгуын компенсацияләү өчен бер пассажирга якынча 45,8 агач кирәк булыр иде.
Элегрәк дөньяның иң кыйммәтле шәһәрләре рейтингында Казанның 302нче урынны алуы хакында хәбәр ителгән иде.