Олы террор һәм язмышлар. Сталин татар дипломатын һәм аның уңышларын ничек юк иткән
Cовет дипломаты Кәрим Хәкимов Русия пропагандачыларының һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең яраткан каһарманына әле күптән түгел генә әйләнде. Бер яктан караганда ул үзәкләштерелгән дәүләт тарафдары һәм Идел белән Уралдагы милли автономия проектын җимерүдә катнашкан кеше. Икенче яктан — Совет Русиясенең Якын Көнчыгыштагы вәкаләтле вәкиле, Совет берлеге белән Гарәп ярымутравы илләрен якынайтуда күп эш башкарган беренче юл салучы.
Хәкимовны олылаучылар аның тормыш юлы ничек тәмамлануы турында телгә алса да, моны өстән-өстән генә әйтеп үтәргә тырыша. Бу гаҗәп түгел. Аның үлеме һәм шуннан соң булган вакыйгалар — залимлекнең үзенә хезмәт итүчене дә, аның эшләрен дә көл итүенә бер мисал.
10 гыйнварда Хәкимовны атып үтерүгә 87 ел.
Русия пропагандачылары арасында Кәрим Хәкимов белән кызыксыну 2020 елда - Русия дипломаты Олег Озеров аның биографиясен язганнан соң туды.
Хәкимов турында шундук берничә фильм төшерделәр. Аларда ул Якын Көнчыгышка тәэсир итү көче өчен барган дипломатик көрәштә Русиягә Британияне җиңәргә булышкан дәүләт эшлеклесе итеп күрсәтелә.
2022 елның язында Русия тышкы эшләр министрлыгы каршында хәтта "Хәкимов клубы" да ачылды.
Кәрим Хәкимовка багышланган тирән тикшеренүләр күп түгел.
Беренче биография (88 биттән торган китапчык) 1960 елда чыккан. Аны ике кеше — Латфи Гадилов һәм Фәрит Гомәров язган. Беренчесе — Хәкимовның туганы, ул бөтен гомере буе аның турында һәр документны табарга һәм саклап барырга тырышкан.
2006 ел башында башкорт тарихчысы Руслан Хәйретдинов "Кәрим Хәкимов — инкыйлабчы, дипломат" дигән темага кандидат диссертациясе яклаган. Хәкимовның тормышы турындагы башка белешмәләрнең зур өлеше, шул исәптән аның соңгы айлары турындагы мәгълүматлар ябык кала бирә.
ХӘКИМОВ — ИНКЫЙЛАБЧЫ
Хәкимовның кайчан тууы төгәл генә билгеле түгел. Үзе ул 1890 елда тудым, дип язган. Руслан Хәйретдинов исә аны соңрак — 1892 елда туган, дип саный. Кәрим Хәкимов Уфа губерниясенең Дүсән авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Әти-әнисе фәкыйрь булмаган, хәлле крестьяннардан булган. "Мемориал"ның сәяси золымнар корбаннары исемлекләренә күрә, Кәрим Хәкимов — татар. Тик аның милләте турында бәхәсләр бара. Мәсәлән Хәйретдинов аны башкорт булган, дип саный.
Хәкимов Оренбур янындагы мәдрәсәдә, Уфаның Галия мәдрәсәсендә (аны 1906 елда Уфада дин белгече һәм мөгалим Зыя Камали ача, бу уку йортын бетереп чыгучыларның күбесе соңрак танылган галимнәр, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре була) һәм Томскидагы гиназиядә укый. Мәдрәсәдән аермалы буларак, гимназияне ул экстерн белән укып бетерә.
Укудан туктап торган вакытта Үзәк Азия буйлап сәяхәт итә, урам җыештыручы, шахтер булып эшли, тимер юлда эшче була. Сәяхәтләре вакытында ул социалист-революционерлар белән таныша һәм аларның идеялары белән мавыга башлый.
Февраль инкыйлабыннан соң, Хәкимов Оренбурга килә һәм Оренбур мөселман хәрби-революцион комитетына — губерния большевиклар революцион комитеты каршындагы мөселманнар эшләре идарәсе оешмасына керә. 17 февральгә каршы төндә комитет Зәки Вәлиди җитәкчелегендә башкорт хөкүмәтен кулга ала (берничә айдан аны Ак армия азат итә). Олег Озеров үзенең китабында Хәкимов үзе бу вакытта Оренбурда булмаган, дип яза.
Зәки Вәлиди "Хатирәләр"ендә Хәкимов турында болай дип яза: "Мешһедтә совет консулы — татар Кәрим Хәкимов иде (Ирандагы шәһәр, 1923 ел турында сүз бара — ред.) Мин аны һәм хатыны Хәдичәне әле Русиядәге көрәшебез елларыннан ук яхшы белә идем һәм алардан бернинди яхшылык та көтмәдем".
Хәкимов үзе исә кышын Оренбурда башкорт автономиясе җитәкчеләрен кулга алу турында автобиографиясендә болай дип язган: "Безнең өлешкә контрреволюцион башкорт хөкүмәтен юк итү, татар буржуазиясе һәм зыялыларының контрреволюцион чыгышларына каршы көрәшү, милли Кызыл армия отрядлары оештыру төште".
Руслан Хәйретдинов язуынча, Хәкимов башкорт милли хәрәкәтен хуплаучы милли элитадан булмаган. Милли элита белән иң башыннан ук — "Галия" мәдрәсәсендә укыган чактан ук арасы җайланып китә алмаган. Ул "башка даирә кешесе, ныклы большевик була", дип яза ул.
Хәкимов Оренбурда Татар-башкорт легионына керә, соңрак бу легион кызыл маҗарлар батальоны белән кушыла һәм Халыкара полкка әйләнә. Батальоннарның берсендә җитәкче була. 1920 елның язында Хәкимов Төркестан фронты җитәкчесе ярдәмчесе итеп куела. Ул чакта аның төп бурычы — җитәкчелекне сәяси яктан ышанычлы булуга тикшерү булган, дип яза Хәйретдинов.
ХӘКИМОВ — ДИПЛОМАТ
1920 елның көзендә Кызыл армия Бохара әмирлеген басып ала. Хәкимовны Бохара республикасында РСФСРның вәкаләтле вәкиле итеп билгелиләр.
"Әлбәттә, бу шәхси җиңү һәм карьера баскычындагы бер адым була. Совет вәкаләтле вәкиле Бохара республикасының эчке эшләре белән шөгыльләнүдән тыш, тышкы сәүдә һәм тышкы сәяси элемтәләре өчен дә җавап биргән. Бу чорда Бохараны күп чит дәүләтләр күзәтә. Совет хөкүмәте бохара сәүдәгәрләрен үзенең тауарларына бәйләп куярга тырыша, әмма бу омтылышларга бохаралар нык каршылык күрсәтә.
Элек-электән Бохараның сәүдә даирәләре үзләренең көнчыгыш күршеләренә бәйләнеп яшәгән, ә Совет Русиясе белән сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен тотып тору алар өчен отышсыз да, җайсыз да булган", — дип яза Хәйретдинов
Хәкимовның Бохара республикасында башланган дипломатик карьерасы Иранда дәвам итә. Әле 1907 елда ук Русия һәм Британия йогынты ясау өлкәләрен бүлешү турында килешү төзи. Мешһедтә вәкаләтле вәкил, ә соңрак Рештта баш консул итеп билгеләнгән Хәкимовның бурычы — 1921 елда яңартылган килешүнең үтәлешен күзәтү була. Моннан тыш ул Иранның совет хакимияте яклы көчләре белән элемтәләр урнаштырырга тиеш була.
1920 елларның уртасы — Хәкимов карьерасының иң югары ноктасы. Бу вакытта ул Совет берлеге һәм әлерәк кенә төзелгән Согуд Гарәбстаны Патшалыгы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала ала.
Русиянең Хиҗаз патшалыгы башкаласы Җиддәдәге беренче консуллыгы әле инкыйлабка кадәр үк, 1891 елның июнендә, Русия мөселманнарының Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылуын оештырырга булышу максаты белән ачыла.
Дипмиссия Беренче дөнья сугышына кадәр эшли. Хиҗазда совет консуллыгын ачу башлангычыы белән Совет берлегенең тышкы эшләр халык комиссары Георгий Чичеринныкы чыга.
1922 елда Чичерин үзенең урынбасары Литвиновка болай дип язган: "Мин чынлап та безгә Җиддәдә консулыбыз булу мөһим дип табам. Җиддә Мәккә янында, Мәккәдә христианнарга яшәргә ярамый. Җиддә исә Хиҗаз патшалыгының башкаласы. Җиддәдәге безнең консул мөселман дөньясының үзәгендә булачак, чөнки аннан бөтен хаҗ кылучылар да уза. Шул рәвешле хәзерге вакытта безнең кулдан ычкынган, мөселманлыкта булган бик күп сәяси хәрәкәтләр безнең консулның күз алдында булачак".
Хәкимов турында халык комиссары шундый сүзләр язган: "Без нәкъ тә шуңа күрә, Мәккәдә кала алсын өчен, баш консул итеп мөселманны билгелибез. Шул ук вакытта иптәш Хәкимовтан башка туры килердәй башка мөселман табылмады, югыйсә без бик озак эзләдек. Иптәш Хәкимовның кайбер җитешсез яклары бар, әмма башка мөмкин булырдай намзәтләрнең җитешсезлекләре чагыштырмаслык дәрәҗәдә зуррак. Иптәш Хәкимов безнең сәясәткә ияләшкән, чөнки күп еллар бездә вазифаларда эшләде".
1924 елның язында Хәкимов Хиҗаз патшалыгында баш консул була. Хиҗаздагы вәкиллек — Совет берлегенең гарәп илләрендәге беренче рәсми вәкиллеге була.
Хәкимов кыска вакыт эчендә Хиҗаз патшасы Хөсәен белән элемтәләр урнаштыра алган, дип яза Хәйретдинов. Әмма патша хакимияте үзе кыл өстендә эленеп кала. Гарәп ярымутравында Хиҗаз патшалыгы белән Нәҗед солтанлыгы арасында сугыш барган. Нәҗед солтаны Габделгазиз Ибн Согуд - Согуд Гарәбстанының беренче булачак патшасы һәм согудлар династиясенә нигез салучы була. Чичерин Хәкимовка "Хиҗаз белән дуслыкны саклап калып", "Гарәбстанның яңа көче Ибн Согуд белән элемтәгә керү мөмкинлеген ычкындырмаска" киңәш итә.
1924 елның декабрендә Ибн Согуд Мәккәне ала һәм Җиддәне чолгый.
1925 елның язында Чичерин Хәкимовка күрсәтмәләрендә болай дип яза: "Хиҗаз вакыйгалары якын арада төгәлләнер мөгаен. Безгә беренче чиратта тактиканы шундый итеп корырга кирәк ки: "изге җир"дә агентлыгыбызны һәм баш консуллыкны саклап калырлык булсын. Әгәр Җиддәне ваһабчылар (Ибн Согуд гаскәрләре - ред) алмаса, хашимиларның дуслары ролен уйнауны дәвам итәргә, Хиҗаз хөкүмәте белән дипломатик мөнәсәбәтләрне дәвам итәргә туры киләчәк... Әгәр вакыйгалар бүтән төрле борылыш алса, безгә Хиҗазда булуыбызны яңа төрле титулда рәсмиләштерергә туры киләчәк".
Хәкимов исә форсатны качырмый. Алай гына да түгел, бу форсатны ул үзе тудыра.
1925 елның язында Хәкимов Ибн Согудка хат белән үтенеч җибәрә, аннан ул басып алган Мәккәгә кече хаҗ кылырга килү өчен рөхсәт сорый. Ибн Согуд ризалаша һәм Мәккәдә Хәкимов белән очраша. 1925 елның декабрендә Ибн Согудның гаскәрләре Җиддәне ала.
1926 елның 16 февралендә Совет берлеге бөтен дөньядагы илләрдән беренче булып яңа дәүләтне — Нәҗед һәм Хиҗаз патшалыгын һәм аларга кушылган өлкәләрне (1932 елдан башлап - Согуд Гарәбстаны патшалыгы) таный.
Беренче ун еллыкта яңа патшалык фәкыйрь яши. Нефть ятмаларын әле тапмыйлар. Керосин, шулай ук башка тауарларны Совет берлеге бирә. Согуд Гарәбстанына совет табиблары килә, ә совет очучылары Согуд хәрби-һава көчләрен булдырырга ярдәм итә.
Ибн Согуд патшаның улы шаһзадә Фейсал Европа дәүләтләре башлыкларыннан кредитлар сорый, тик аңа бирмиләр. Совет берлегеннән дә сорый, 1932 елда анда килә. Бу сәфәрне Кәрим Хәкимов белән Нәзир Төрекүлов оештыра. Төрекүлов - Хиҗаз, Нәҗед патшалыгында һәм аларга кушылган өлкәләрдә, соңрак Согуд Гарәбстаны патшалыгында Кәримов киткәннән соң вәкаләтле вәкил булган кеше. Дипломат Төрекүлов милләте белән казакъ, революционер-большевик, филолог, зыялы кеше булган. Аның карьерасы әйтерсең лә гел Хәкимовныкы артыннан барган. Бер әйбердә генә ул Хәкимовны уздыра — аны берничә айга иртәрәк үтерәләр.
Хәкимов белән Төрекүлов оештырган сәфәр әллә ни уңышлы булып чыкмый. Сталин шаһзадәне кабул итми, яшь дәүләткә Совет берлеге кредитлар бирми.
Шуңа карамастан, күрәсең, Ибн Согуд Совет берлегенең беренче һәм соңгы вәкаләтле вәкилләрен чын күңелдән яратып өлгерә. Хәкимовның бердәнбер улы бизгәктән (малярия) үлгәч, патша малайның каберенә каравыл куя һәм дипломат үлгәннән соң да аны кире алмый.
1929 елда Хәкимовны Йәмәнгә сәүдә (Ближневостокторг) вәкиле итеп билгелиләр. 1932 елда аны беренче тапкыр Мәскәүгә кайтартып алалар, биографияләрендә "сәламәтлеге аркасында" диелә. 1935 елда Хәкимов Совет берлеге вәкаләтле вәкиле буларак Согуд Гарәбстанына кайта.
1937 елның җәендә Хәкимовны кабат Мәскәүгә чакыртып алалар. Биографлар Ибн Согуд патша аны кайтмаска кушып үгетләгән булган, дип яза. Әмма Хәкимов кайтып китә. 1937 елның октябре ахырында аны кулга алалар.
ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫ
Кәрим Хәкимовның кулга алынуы һәм үлеме турында әллә ни күп әйбер билгеле түгел.
Ул 1937 елның 27 октябрендә шымчылыкта һәм контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына. 2002 елда "Мемориал" "Сталинның атып үтерү исемлеге"н чыгарды. Бу исемлек 1938 елның 3 гыйнварында имзаланган.
163 кешедән торган исемлекне Сталинның якын хезмәттәшләре — Молотов, Каганович, Ворошилов һәм Жданов имзалый.
10 гыйнварда бу исемлеккә таянып, Совет берлеге Югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе Хәкимовны атып үтерергә хөкем итә. Шул ук көнне аны Мәскәү янындагы Коммунарка полигонында атып үтерәләр.
Аңа кадәр, 1937 елның 15 июлендә шымчылыкта һәм контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп Нәзир Төрекүловны кулга алалар. Аны Хәкимовтан бер ай тирәсе алданрак — 3 октябрьдә атып үтерәләр.
Габделгазиз Ибн Согуд патша ике вәкаләтле вәкилнең дә атып үтерелүе турында хәбәр алганнан соң, совет хакимиятеннән аңлатмалар таләп итә һәм яңа вәкаләтле вәкилне кабул итүдән баш тарта. 1938 елда Совет берлегенең Согуд Гарәбстанындагы вәкаләтле вәкиллеген бетерәләр. Хәкимов кулга алынганга һәм Төрекүлов атып үтерелгәнгә бер ел диярлек вакыт узгач, сентябрь аенда совет дипмиссиясенең калган хезмәткәрләре дә Согуд Гарәбстаныныннан кайтып китә. Согуд Гарәбстаны белән Совет берлеге арасында дипломатик мөнәсәбәтләр туктатыла, әмма рәсми өзелми. Бу мөнәсәбәтләр Совет берлеге таркалганга кадәр торгызылмый.
Сталин һәм аның якын даирәсе Хәкимов белән Төрекүловны юк итеп берникадәр вакыт узгач, 1938 елның язында, Согуд Гарәбстанында зур нефть ятмалары табыла.
1956 елда Хәкимовны аклыйлар.
Язманың оригиналы Idel.Реалии сайтында.
Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!