Мәхәббәтен эзләп Америкадан Казанга килгән ир-ат «Кеше приюты»на эләккән
Американың Джорджия штаты башкаласы Атлантада яшәүче Скотт исемле ир-ат мәхәббәтен эзләп Казанга килгән һәм Яңа ел алдыннан «Кеше приюты» үзәгенә эләккән. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.
АКШ гражданины Казанда туып-үскән кызга гашыйк булган. Кыз аңа рус теленнән онлайн-дәресләр үткәргән. Чит ил егете Татарстанда үзебезнең кешеләр төсле булырга бик теләде, дип сөйләгән журналистларга Скоттның яңа танышы — приютта яшәүче Альберт.
Ул гел кызның исемен кабатлаган (аның исеме Гөлназ), «Tatarstan is good» дигән һәм татар җырлары тыңлаган. Альберт әйтүенчә, егет хәтта Россия гражданлыгы алу теләге турында да белдергән.
«Кеше приюты» хәйрия проекты директоры Александр Суханов Скотт аларда вакытлыча яшәп торганын аңлатты. Америкада яшәүче ир-ат гашыйк булган кыз инде күптән Татарстан башкаласында яшәми, ә ул банк картасыннан акча ала алмый. Аны битараф булмаган кешеләр приютка алып килгән.
Хәзер Скотт, мәхәббәтен эзләп, Татарстан башкаласыннан киткән. Әмма бу эше уңмаган очракта, ул кабат Казанга кайтырга әзер.