ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Луара Шакирҗанова Нәкый Исәнбәт белән бәйле кызыклы хатирәләр сөйләде

0

Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә язучы, шагыйрь, фольклорчы белән бәйле кызыклы фактларны сөйләде.

«Узган гасыр ахырында режиссер, драматург Празат Исәнбәт белән аның юбилее уңаеннан бер әңгәмә эшләгән идем. Шулвакыт ул Нәкый Исәнбәтне шәхес буларак ача торган кайбер якларын сөйләде. «Без кечкенә вакытта әти пьесаларын язып чыккач, әнигә укып күрсәтә иде, аны һәрвакыт тыңлый идем. Ә инде укый-яза белә башлагач, мин аның бөтен пьесаларын укып чыктым», - дигән иде Празат абый», - диде Луара Шакирҗанова.

Празат Исәнбәт әтисенең һинд мәдәнияте белән кызыксына башлаганын да сөйләгән булган. «Хәтта йога күнегүләре эшләде, аякларын баш артына куеп, сәгатьләр буе утырып тора ала иде. Һинд шагыйре Прасад хөрмәтенә миңа Празат дип, исем кушкан», - дигән булган ул.

«Укыган вакытта әти минем иҗатыма бик җитди, игътибарлы карады. Әмма мин аның әсәрләренең бер җөмләсен, бер сүзен дә кыскарта алмадым. Ул аңа шулкадәр каршы килә иде. Әти күләмле әсәрләр яза иде. Шуңа күрә мин әтинең бөтен әсәрләрен куймадым да. Әти бик оста итеп шигырьләр укый иде, нәфис сүз остасы булды. Аның кебек шигырьләр укучыны ишеткәнем булмады» - дип сөйләгән иде Празат Исәнбәт, - диде Татарстанның халык артисты.

Луара Шакирҗанова әйтүенчә, Нәкый Исәнбәт оста артист булган. «1937 елда рабфакны тәмамлагач, әти белән әнине Әтнәгә җибәрәләр. Нәкый аганың да бу вакытта Әтнә мәктәбендә укыткан чагы икән. Шул вакытта, әниләр Галиәсгар Камалның «Банкрот» спектаклен куя. Шунда Нәкый Исәнбәт Сираҗетдин булып уйнаган. «Галәмәт оста уйнады, ул шундый талантлы», - дип әтинең сөйләгәнен хәтерлим», - диде ул.

«Әти бер тапкыр Нәкый Исәнбәт белән Әтнәдән Казанга барган. «Авылга килеп керүгә, өлкәннәрдән сорашып, нинди мәкаль, кызык сүзләр әйтәләр – кесәсеннән блокнот чыгарып, язып бара иде», - дип сөйләгән иде әти. Бер сәфәр вакытында гына да берничә бит блокноты тулган – фольклор шулай җыелган. Шулай ук, кызык күренеш», - диде ул.

Луара Шакирҗанова Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Нәкый Исәнбәтнең 17 әсәре 33 тапкыр куелганын әйтте. «Гомумән, театр һәм сәнгатьне аерып булмый. 1924 елда ул «Һиҗрәт» дигән әсәрен алып килә һәм аны Шакир Шамильский куя. Шуннан башлап бүгенге көнгә кадәр аның әсәрләре халык һәм профессиональ театр сәхнәләреннән төшми. Нәкый ага театрга, халкыбызга шуның белән хезмәт итә», - ди ул.

«Марсель Сәлимҗановның да: «Иҗатымда дүрт төп драматург – Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Туфан Миңнуллин һәм татар психологиясенә якын булган Александр Островский әсәрләре», - дигән иде. Чынлап та, Нәкый Исәнбәт бүген дә Камал театрының яраткан авторы», - дип тәмамлады ул чыгышын.