2026 елда үзмәшгульләргә «больничный» бирү буенча эксперимент башлап җибәрәчәкләр
2026 елның гыйнварында Россиядә үзмәшгульләргә «больничный» бирү буенча эксперимент үткәрергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән РФ Хезмәт министрлыгы чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТАСС.
Һөнәри керемгә салым түләүчеләр, имгәнгән, авырган яки авыручы гаилә әгъзасын карау өчен вакыт кирәк булган очракта, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие ала алачак.
Әгәр тәкъдим кабул ителсә, эксперимент 2028 ел азагына кадәр дәвам итәчәк, дип аңлаттылар ведомство матбугат хезмәтендә.
Пособие ярты елдан да ким булмаган вакыт дәвамында иминият кертемнәрен түләүче үзмәшгульләргә биреләчәк. Димәк, биреләчәк сумма кертемнәр түләнү вакытына бәйле булачак. Моннан тыш, гражданнар иминият компенсациясенең күләмен сайлаячак – ул 35 яки 50 мең сум булырга мөмкин. Шулай итеп, айлык кертемнең суммасы формалаша – 1344 яки 1920 сум. Ярты елдан пособие күләме иминият суммасының 70 процентын, ә бер елдан 100 процентын тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, Хезмәт министрлыгында ташламалар һәм түләүләргә өстәмәләр бирү мөмкинлеге карала. Мисал өчен, үзмәшгуль 18 һәм 24 ай иминият кертемнәрен түләгән, ләкин алардан бер тапкыр да файдаланмаган очракта, аңа айлык түләүгә 10 яки 30 процент ташлама биреләчәк.