Роспотребнадзор: Кытайда метапневмовирус таралуга бәйле вәзгыять контрольдә тотыла
Кытайда метапневмовирус белән авыру очраклары артуга бәйле вәзгыять күзәтү һәм контрольдә тотыла. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Моңарчы массакүләм мәгълүмат чараларында Кытайда табибларда борчу тудыручы метапневмовирус таралу теркәлү турында мәгълүмат чыкты.
«Роспотребнадзор белгечләре, Кытайда метапневмовирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, эпидемиологик вәзгыятьне мониторинглый», - диелә хәбәрдә.
Вәзгыять Роспотребнадзор контролендә, дип ассызыкладылар ведомствода.
Метапневмовирус инфекциясенә каршы нинди дә булса үзенчәлекле дәвалау тәртибе юк. Бу гадәттә авыру симптомнарын җиңеләйтүгә юнәлтелгән симптоматик дәвалау, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Метапневмовирус инфекциясен профилактикалау тәртибе исә вирус йоктыру һәм тарату куркынычын киметүгә юнәлтелгән чаралардан тора: кулларны яхшылап сабын белән даими юып тору, бигрәк тә җәмәгать урыннарында булганнан соң һәм ашар алдыннан, дип аңлаттылар ведомствода. Шулай ук мөмкин булганча респиратор инфекция симптомнары күзәтелгән кешеләр белән тыгыз элемтәдән тыелырга кирәк, дип ассызыкладылар Роспотребнадзорда.