ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Лениногорскида «Күк бүре» уены буенча турнир була

0

Лениногорскиның «Алмакай» ат утарында, ягъни Югары Каран авылында 6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә «Күк бүре» уены үтәчәк. Әлеге уен узган ел да гыйнвар ае башында үткәрелгән иде. Быел да «Алмакай» ат утары үткәрә. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Уен кагыйдәләре буенча командалар кәҗә муляжын атта барган килеш җирдән күтәреп алырга һәм көндәш команданың «казан»ына кертергә тиеш.

Ат егылса яки ат өстендә утыручы егылып төшсә, уен туктатыла. Шулай ук, атта утырган кеше кәҗә муляжын күтәргән вакытта һөҗүм итү тыела.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, элек бу уенда 30-35 кило авырлыкта чын кәҗә түшкәсе кулланыла торган булган. Хәзерге заманда хайваннарны алай җәфаларга рөхсәт ителми. «Алмакай»да уза торган ярышта чүпрәк-чапрактан төгелгән курчак (чучело) кулланыла.