ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Буран сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне ерак сәфәрдән тыелырга чакырды

0

Синоптиклар фаразлавынча, бүген һәм иртәгә, 5 гыйнварда, Татарстанда җепшек кар, буран, көчле җил (тизлеге секундына 15 метрга кадәр), юлларда көчле бозлавык, кар көртләре һәм кар «боткасы» көтелә. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне ерак сәфәрләргә чыгудан баш тартырга чакыра.

Автомобильдә начар күрү шартларында хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Хәрәкәт тизлеге һава һәм юл шартларына туры килергә тиеш.