Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм 3 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген, 3 гыйнварда, Татарстанда циклон йогынтысында җылы температура саклана, әмма һава торышы тотрыксыз була. Бу хакта республиканың Гидрометеорология идарәсе хәбәр итә.
Республикада болытлы һава торышы була. Бөтен төбәк буенча, шул исәптән Казанда да кар, җепшек кар һәм яңгыр явачак.
Көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил исә. Юлларда көчле бозлавык була.
Татарстанда һава температурасы -1..+3 (Казанда 0..+2) градус була.