ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Пушкин картасы» хуҗалары әти-әниләрен музейларга арзанрак бәягә алып бара ала

0

12 гыйнварга кадәр Россиядә «Пушкин картасы» хуҗалары өчен Яңа ел акциясе үткәрелә. Мәдәният учреждениесенә барган вакытта аларның әти-әниләре өчен билетларны 10 процент ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр иттеләр «Россиянең илкүләм проектлары» рәсми телеграм-каналында.

Акциядә 1 меңнән артык театр, музейлар һәм мәдәни үзәкләр, шул исәптән Татарстандагы «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы катнаша. Кайбер оешмаларда гаилә белән килүчеләр өчен махсус программалар оештырыла.

«Пушкин картасы» программасыннан 14-22 яшьлек егетләр һәм кызлар файдалана ала. Программа «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 2021 елдан гамәлгә ашырыла.