1 гыйнвардан Түбән Камада җәмәгать транспортында йөрү бәясе 40 сум булды
1 гыйнварыннан Түбән Камада шәһәр җәмәгать транспортында йөрү бәясе 40 сумга кадәр артты. Бу хактагы карарны Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты имзалады. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Бер сәфәрнең бәясе, озак файдаланыла торган билетлар (юл йөрү билетлары) белән түләгәндә, 30 сум тәшкил итәчәк.
Тариф үзгәрүгә электр энергиясенә, ягулык-майлау материалларына бәяләр арту, хәрәкәт составына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, транспорт иминлегенн тәэмин итү чыгымнары арту, куллану бәяләре индексы үзгәрү, шулай ук минималь хезмәт хакы арту йогынты ясады, дип билгеләп үтелә Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында.
«Тарифларны үзгәртү шәһәрләрнең транспорт системасын киләчәктә дә үстерү, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең үтемлелеген, иминлеген һәм сыйфатын арттыру өчен кирәк», – диелә хәбәрдә.