ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Взвод командиры булып хезмәт итүче Питрәч хәрбие Яңа ел төнендә сораячак теләген атады

0

Питрәч авылыннан хәрби хезмәткәр Александр Мишагин Яңа ел төнендә хәрби иптәшләре исән-сау булуны теләячәге турында әйтте, дип яза «Татар-информ».

Хәрби хезмәткәр мобилизация вакытыннан бирле алгы сызыкта. Инде өченче ел. Моңарчы махсус операциядә контракт нигезендә хезмәт иткән, запаска чыккан, ә бер айдан өлешчә мобилизациягә эләккән. Ул взвод командиры. «Хәрби батырлык өчен» медаленә ия.

Декабрь уртасында иңбашы яралана, шул сәбәпле аны дәвалану өчен ялга җибәрәләр. Хәрби ир-ат Яңа елга бер атна кала гаиләсе – хатыны һәм дүрт яшьлек кызы янына кайтып керә.

Ул мөмкин булган саен кызы белән элемтәгә чыгарга тырыша, шуңа күрә кызчык әтисен онытмый, аны сагына һәм күбрәк бергә вакыт үткәрергә тели. Александр өйгә кайтканнан соң икенче көнне үк военкоматка билгеләнергә киткән, кызчык, әтисе алып кайткан чанага утырып, аның белән бергә барган.

Хәрби ике ел рәттән Яңа ел чорында хезмәттә булган. Быел исә бәйрәмне өйдә, гаиләсе янында каршылый алуына бик шат.

«Мин бик соң гына, кичке сәгать 10да кайтып төштем. Бу хакта хатыным гына белә иде, ә әти белән әнигә сюрприз ясадым. Яңа елга якыннарым янына кайта алырмын, дип уйламаган да идем. Мин бик шат. Моның нинди шартларда килеп чыгуы да мөһим түгел», - ди Александр.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Люция Сираҗиева катнашында әзерләнде.