ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Баулы районында Яңа ел алдыннан балалар өчен Сабан туе үткәрделәр

0

Баулы районында Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә кышкы Сабантуй булган. Аны оештыруның максаты – Яңа ел алдынан балаларда бәйрәм кәефе булдыру. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Ләйсән Сәетгәрәева яза.

«Кышкы Сабантуй – ел саен, традицион рәвештә кышкы каникул алдыннан үткәрелә торган чара. Балалар бик канәгать калды, без моңа бик шат», – дип уртаклашты Кызылъяр мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Миңнуллина.

Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы һәм башка әкият геройлары да килгән. Бу рольләрдә укытучылар булган. Алар балаларга күп ярышлар әзерләгәннәр – эстафета, капчыкта сикерү, чаңгыда өчәүләшеп йөгерү, аркан тартышу һәм башкалар.

Шулай ук, саф һавада самавыр кайнатып, балаларны кайнар чәй һәм тәбикмәк белән дә сыйлаганнар.

Фото: Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе архивыннан