ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Чаллыда «Ак калфак» милли кием фестивале җиңүчеләре билгеле

0

21 декабрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында ел да була торган «Ак калфак» милли костюм фестивале булды. Биредә кул эшләнмәләре ярминкәсе, мастер-класслар узды. Күргәзмә залында милли костюмнар конкурсы узды, җиңүчеләр күркәм бүләкләр алды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Җиңүчеләр:

  • Көндәлек кием - заманча яңгырашта: Хәния Гыйльметдиновна, Наилә Абдуловна
  • Купшы (бәйрәмчә) кием - Алсу Миңнегулова
  • Официаль (эшлекле очрашулар өчен) кием - Сафиуллина Чулпан
  • Балалар өчен көндәлек кием - Айсылу Хисмәтова
  • Аксессуарлар - Шангараев Илдар