Төмәннең «Яңарыш» газетасы 35 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Газета юбилеена әзерлек башланды» дигән язмасы чыкты.
«Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе белән берлектә ел ахырында, газетаның беренче мөхәррире Азат Сәгыйтовның туган көненә туры китереп уздырыла торган утырышта 2024 елга нәтиҗә ясалып, газетаның 35 еллыгына әзерләнү, Азат Гыйззәт улының 85 яшен билгеләп үтү турында сүз алып барылды.
«Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзаларын баш мөхәррир Алсу Сәгыйтова сәламләп, көн тәртибенә куелган сораулар белән таныштырды. Әлеге мөһим даталарны уздыруны ничек күз алдына китерүләре белән кызыксынды, утырыш барышында һәркемнән үз фикерен, киңәшен, ярдәмен тәкъдим итүен сорады.
Аннары якташыбыз, Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның тормышы, иҗаты буенча «Яңарыш» газетасы уздырган викторинада җиңүчеләрне игълан итәргә сүзне Гөлнур Вәлиевага бирде. Ул, викторина уздырырга күренекле галимәбез Хәнисә Алишина киңәш иткәне, ә сорауларны төзеп, газетага Киндерле авылыннан ветеран укытучы Фәния Төхфәтуллина җибәргәнен искәртеп китте.
Һәм 1 урынга чыккан Киндерле мәктәбендә туган тел дәресләрен укыткан Фәния Заһидуллинаның дипломын һәм шагыйрьнең кызы Мәдинә Сибгатуллина әзерләгән бүләкне улы Дамирга тапшырды. 2 урынны Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе укытучысы Банисә Ниязова, 3 урынны Татарстанның Саба районы, «Ак калфак» клуб берләшмәсе алганын әйтеп, якташыбызның иҗатын зур игътибар белән өйрәнгәннәренә рәхмәт белдерде.
Газетаның 35 еллыгына нинди әзерлек эшләре алып барылганы турында Алсу Мөхәммәтәмин кызы сөйләп китте.
- Белгәнебезчә, 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәкбез, шул уңайдан без дә газетабызга мәкаләләр язып торган сугыш ветераннарыбызны искә алып, газетада басылган алар турындагы мәкаләләрне яңадан укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Дусларыбыз, хәбәрчеләребез, тыл һәм хезмәт ветераннарына да рәхмәт сүзләрен җиткереп, мәрхүмнәрне хөрмәт белән искә алып үтәргә кирәк булачак. Бәйрәм кичәсенә хәбәрчеләребезнең барысы да килә алмау сәбәпле, без районнарга, авылларга чыгып, хәбәрчеләребезне котлау ягын да карыйбыз.
Коллектив белән киңәшләшеп, шигърият яратучылар өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Яңарыш - яраткан газетам» дигән видеобәйге уздырырга планлаштырабыз. Аның таләпләре белән газета һәм социаль челтәр битләрендә танышып булачак.
Шулай ук 35 еллык тарихы булган «Яңарыш» газетасы буенча викторинага сораулар әзерләргә кирәк. Алда тагын бик зур бурычлар тора. Аларны тормышка ашыру буенча сезнең фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне дә ишетәсебез килә, - дип сүзне «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Сәгыйть Сагитовка бирде.
Ул соңгы вакытта газетада бастырылган шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләренә анализ ясады, аннары киңәшләрен, теләкләрен әйтте. Галимә Хәнисә Алишинаның чыгышы, гадәттәгечә, яңа фикерләр, мөһим киңәшләргә бай булды. Ул чал тарихлы «Яңарыш» газетасын өйрәнеп диссертацияләр якларга кирәклеген, юбилей уңаеннан, Азат абыйның газетада басылып чыккан мәкаләләрен туплап, аерым китап итеп бастырырга, шулай ук архивтан алынган фотосурәтләрдән фотоальбом ясарга киңәш итте.
Аннары галимә «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе исеменнән хакимият органнарына мөрәҗәгать итеп, Төмән, Тубыл шәһәрләре урамнарына Азат Сәгыйтов исемен бирергә рөхсәт алырга кирәклеге турында бик борчылып сөйләде.
Газетабызның гомерлек дусты, аксакалыбыз Әхтәм Каюмов юбилей бәйрәмен оештыруда барлыкка килгән мөһим сораулар буенча ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Азат Сәгыйтовның туган көне уңаеннан, аңа багышлап М.Җәлилнең «Бер үгет» шигырен сәнгатьле итеп сөйләп бирде.
Утырыш барышында туган телебезнең киләчәге, аны ничек саклап калу юллары турында да сөйләшүләр барды. Үзләренең фикерләре белән педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, ветеран укытучылар Заһидә Бекенина һәм Рәйсә Рәхимова бүлештеләр.
Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җирле шагыйрь Рәкыйп Ибраһимовның себер татар теле язмышына өзгәләнеп язылган шигырьләрен яттан сөйләде. Тубыл кунагы Сөнгатулла Бекенин, Римма Арсухина әлеге темага багышланган иҗат җимешләре белән таныштырдылар.
Аннары сөйләшүләр чәй өстәле артында дәвам итте.