ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге Малайзиядә халыкара лагерь оештыра

0

«Беренчеләр хәрәкәте» халыкара лагеренең гариза бирү кампаниясен 2025 ел башында ук башларга планлаштыралар. Әлегә Малайзиядә узачак сменаның көннәре билгеләнмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисе ярдәмчесе, оешманың төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Без киләсе елда Малайзиядә халыкара лагерь уздырырга планлаштырабыз. Без ачык җыю оештырырга планлаштырабыз, критерийларның берсе мәктәп дипломатия клубларында катнашу булачак. Аны кыш көне игълан итәргә җыенабыз, ә смена яздан да иртәрәк булмаячак», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Малайзия 300 кешегә база бирергә әзер, алар Татарстаннан, илнең башка төбәкләреннән һәм Малайзиянең үзеннән ничә кеше булачагы турында фикер алышалар, дип аңлатты ул.

  • Хәрәкәтне булдыру турындагы карарны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге Яшьләр министрлыгы җитәкчесе Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Беренчеләр хәрәкәте» белән эшли торган Республика Координацион советын төзү турындагы карарга 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйды.