ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Петербургта Татарстан вәкиллегендә «Питер татар» порталы белән уртак эшкә нәтиҗә ясадылар

0

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Питер татар» мәгълүмат порталы коллективы белән очрашу узды. Анда 2024 елда башкарылган эшкә йомгак ясалды. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Питер-татар»ның шеф-мөхәррире Равил Закиров Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә портал уздырган чаралар турында сөйләде. Алар - Тукай-квиз, Җәлил-квиз, татар теле буенча викторина һ.б. Әлеге этапта Яңа ел онлайн-концертына әзерлек бара.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов журналистларга төбәктәге вакыйгаларны оператив яктыртуда актив эшләгәннәре һәм Татарстан Республикасы вәкиллеге һәм татар милли-мәдәни берләшмәләре белән нәтиҗәле мәгълүмати хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә иҗади уңышлар теләде һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәкаләләр һәм материаллар порталның сайтында һәм социаль ресурсларында даими бастырыла, язылучылардан һәм укучылардан җаваплар килә. 5 ел эчендә портал сайтында 2500 яңалык һәм мәкалә, 8000нән артык фотография, 300дән артык видеоматериал чыкты. Бу барлык авторларның, журналистларның һәм оештыручыларның зур хезмәте булып тора, диелә хәбәрдә.