ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Минзәлә районында Яңа ел бизәлеше буенча конкурска йомгак ясалды

0

Үзәк чыршыны ачу тантанасында Минзәлә районында Яңа ел бизәлеше конкурсы җиңүчеләрен билгеләп үттеләр. Җиңүчеләрне район башлыгы Айдар Салахов котлады. Бу хакта «Минзәлә» сайтында Илшат Вәгыйзов хәбәр итә.

«Авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү» номинациясендә җиңүче — Воровский исемендәге авыл җирлеге. Әтрәкле авыл җирлеген дә актив катнашучы буларак билгеләп үттеләр.

Шәһәрнең балалар бакчалары арасында «оешма территориясен иң яхшы Яңа ел бизәве» номинациясендә җиңүче — 10нчы «Чишмә» балалар бакчасы. Актив катнашучы — 4нче «Гномик» балалар бакчасы. Авыл балалар бакчалары арасында җиңүче Аю авылының «Миләшкәй» балалар бакчасы. Актив катнашучы — Хуҗәмәтнең «Каенкай» балалар бакчасы.

Шәһәрдә уку йортлары арасында берьюлы ике җиңүче бар. Болар 1нче урта мәктәп, балалар иҗат йорты. Актив катнашучы – 3нче урта мәктәп. Авыл мәктәпләре арасында җиңүче — Калтак урта мәктәбе. Актив катнашучы — Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Бюджет оешмалары арасында җиңүче — Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Актив катнашучы — «Олимп» спорт мәктәбе. Шәһәр предприятиеләре, шәхси предприятиеләр арасында актив катнашучылар буларак «Минзәлә» дәүләт конюшнясы һәм эшмәкәр Радик Фәттахов билгеләп үтелде.

«Торак сектор территориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә Минзәлә шәһәренең Көнбатыш урамында яшәүче Апсаттаровлар бүләкләнде. Шулай ук Муса Җәлил исемендәге паркны бизәгән өчен Рәис Хәмәтдинов, Алексей Курсаков бүләкләнде.