ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Роман Шәйхетдинов мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хыялларын тормышка ашырачак

0

Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче дүрт баланың хыялын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта республика Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ул Казанда яшәүче 3 яшьлек Кирилл, 11 яшьлек Кристина һәм 13 яшьлек Каринага Яңа ел могҗизасын бүләк итәчәк. Моннан тыш, ТР вице-премьеры Лисичанскидан 13 яшьлек Максимның хыялын тормышка ашырачак. Яшүсмер гаиләсе белән Иннополиска киләчәк.

«Теләкләр чыршысы» — үзеңне сабыйларның хыялын тормышка ашыручы тылсымчы итеп хис итү өчен менә дигән мөмкинлек, — дип белдерде Шәйхетдинов. – «Теләкләр чыршысы»нда бүләкләр «тамга кую өчен» генә түгел, ә баланың хатта күрсәтелгән яшен, мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен исәпкә алып сайлану бик мөһим».

Исегезгә төшерик, бүген ТР Дәүләт Советы утырышы алдыннан акциядә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.