ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан дәүләт бүләкләре тапшырды

0

Казан Кремлендә Яңа ел алдыннан традицион рәвештә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында махсус хәрби операция катнашучылары, мәдәният, спорт, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм башкалар бар. Сәламләү сүзе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

«Яңа ел алдыннан аеруча зур уңышларга ирешкән гражданнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру күркәм традициягә әверелде. Барыннан да элек, бүген шушы залдагы хәрби хезмәткәрләрне – хәрби бурычларын батырларча үтәүче махсус хәрби операция катнашучыларын сәламләргә телим. Аларга батырлык, кыюлык, ныклык һәм каһарманлыклары өчен рәхмәт белдерәм», - дип башлады сүзен Миңнеханов.

Киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк, шулай ук республикада һәм илдә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында бик күп чаралар үткәреләчәк, дип искәртте ул.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе агымдагы елның йомгаклары турында да сөйләде. Республикада гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән масштаблы инвестицион, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шулай ук төбәктә берничә социаль объект төзелде һәм ремонтланды.

«Быел Казанда узган зур халыкара чараларның: «Киләчәк уеннары», БРИКС илләре спорт уеннары һәм XVI БРИКС саммитының якты мизгелләре һәммәбезнең исендә калачак. Әлеге вакыйгалар вакытында Татарстан күпмилләтле халкыбызның кунакчыллыгын һәм ачык күңеллелеген күрсәтте, игътибар үзәгендә булды, бөтен дөньядан кунакларны җәлеп итте», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Бүләкләрнең берничәсе Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырылды. 430нчы мотоукчылар полкы 5нче мотоукчылар ротасы командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары капитан Александр Ионов билгеләп үткәнчә, мондый бүләк фашизмга каршы дәвам итүче көрәштә тагын да күбрәк көч бирәчәк.

«Мондый югары бүләк махсус хәрби операциянең барлык бурычларын үтәү өчен көч бирәчәк. Ватаныбызны сынатмаячакбыз. Дошманны тар-мар итәчәкбез, җиңү безнең кулда булачак», - дип белдерде Ионов.

Шулай ук республиканың берничә күп балалы гаиләсе бүләкләнде. Мәсәлән, Евгений һәм Ирина Абрамовлар «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булды. Алар биш кыз тәрбияли.

«Районыбызда мондый федераль бүләккә лаек булган беренче гаилә булдык. Бик дулкынландым, тантана алдыннан төн буе йокламадым. Мондый бүләккә ия булу бик мактаулы. Бүгенге көндә күп балалы гаиләләр арта бара, бу горурлык хисе уята. Без биш кыз үстерәбез. Безнең төп хыял – кызларыбыз үсеп, әни булсыннар, нәселебезнең дәвамчылары булсыннар иде», - диде Ирина Абрамова.

Барлыгы 50гә якын бүләк тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов, тантананы йомгаклап, катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Аннары чарада катнашучылар күмәк фото ясады.