ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зиннур Хөснияр: «СалаваTik» - балаларны җыр һәм моң белән тәрбияли торган мөһим проект

0

20 декабрь көнне «Әкият» балалар үзәгендә «СалаваTik» вокаль ансамбле һәм «Салаватик» балалар студиясе укучылары катнашында Яңа ел концерты узды. Ел саен оештырыла торган җырлы-биюле тамашада быел беренче тапкыр «СалаваTik» балалар студиясе укучылары да катнашты.

«СалаваTik»лар мәктәбенә 60ка якын бала йөрде. Алар өчен дүрт юнәлеш буенча дәресләр алып барылды: бию, вокал, сәхнә осталыгы һәм татар теле. Менә шул алган белемнәрен алар «СалаваTik»лар белән бергә сәхнәдә, әкияти тамашада катнашып, үзләренең нәрсә өйрәнгәннәрен күрсәтәчәкләр», – диде «Сабантуй» журналының баш мөхәррире урынбасары, «СалаваTik»лар төркеменең кураторы Руфия Мөхетдинова.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр дә балаларга бүләкләр белән тамашаны карарга килгән иде.

«СалаваTik» – «Салават күпере» журналының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән бергә башлап җибәрелгән проекты. Ул гаҗәп кирәкле һәм кызыклы проект булды. Алар татар халкының бик матур җырларын башкаралар, ул җырлар олыларга да, балаларга бик ошый. Бу – балаларны җыр һәм моң белән тәрбияләү өчен булдырылган бик мөһим проект. Телефон тоткан һәр бала да «СалаваTik»ларны белә: аларны җырлый, ятлый, кушылып бии, шуңа күрә мин аны бөтен татар дөньясында шау куптарган уңышлы проект дип саныйм», – диде ул.

  • «СалаваTik»лар проекты 2021 елдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект кысаларында барлыгы 75 җыр яздырылган, һәрберсенә видеолар төшерелгән. YouTube видеохостингында видеолар барлыгы 8 миллион карау җыйган. «СалаваTik»лар тарафыннан татар халык җырлары да, балаларда кызыксыну уяткан эстрада җырлары да, танылган автор-композитор җырлары да башкарыла.