ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Бүген телемарафон кысаларында берьюлы дүрт гаиләнең никахы теркәләчәк

0

Татарстан телевидение тарихында беренче тапкыр турыдан-туры эфирда Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында берьюлы дүрт гаиләнең никахы теркәләчәк. Бу хакта телемарафон кысаларында алып баручылар хәбәр итте һәм студия кунагы буларак Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтованы тәкъдим итте.

«Гаилә елы уңаеннан республикада бик күп матур чаралар үтте. Һәрберсенең нигезендә гаиләне яклау һәм яшьләргә гаилә кыйммәтләрен җиткерү һәм социаль ярдәм темалары иде. Республика җитәкчелеге гаилә-демография темаларын ассызыклап алдынгы урыннарга куя», диде Эльвира Әхмәтова һәм Татарстанда эстафетада 180 гаилә аша үткән «Гаилә учагы лампадасы» федераль проектын искә төшерде.

Эльвира Әхмәтова алып баручыларның статистикага кагылышлы сорауларына да җавап бирде. Быел гаилә коручы егетләр өчен актив яшь 25-29 булган, барлык өйләнешүчеләрнең 28 проценты шушы яшькә туры килә. Уртача алганда, кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыга. Кияүгә чыгучы кызларның 36 процентының яше шундый.

«ЗАГС хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елда 22235 өйләнү очрагы теркәлде. Шуларның 15 меңнән артыгы никахы теркәлүне тантаналы итеп үткәрде. 11 ай эчендә 32359 бала дөньяга килде. Шуның 15465е – кыз бала, бу 48 процентны тәшкил итә», дип санап үтте Эльвира Әхмәтова.

«11 ай эчендә ир балалар күбрәк туган. Ләкин әле бу елның соңгы статистикасы түгел», дип искәртте ул.

Эльвира Әхмәтова матур татар исемнәре кушучы гаиләләрнең арта баруын әйтеп, кыз балаларга Дилбәр, Сөембикә, Сәрвиназ, Зөбәйдә кебек исемнәр кушылуын, малайларга Исмәгыйль, Мирсәет, Рамазан, Ислам кебек исемнәр бирелүен әйтте.

Әңгәмә азагында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы татар халкының «Бала үз ризагы белән туа» дигән әйтемне искә төшереп, гаиләләрдә бала тавышы ешрак яңгыравын теләде.

  • ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон бара. Ул бүген көн дәвамында барачак.