ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024

Балтачтан эшмәкәр Дәүләтшиннар гаиләсе бердәмлек турында: Бергә эшләгәч, тизрәк, җайлырак

0

Балтач районы Шыды авылыннан эшмәкәр Дәүләтшиннар гаиләсе ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафонда кыскача гына үз гаиләләре турында сөйләде.

«Гаиләдә бердәнбер малай, төпчек бала булгач, төп йортта калдым, үз эшебез булгач, шәһәргә беркайчан да тартмады. Авылда тормыш итәбез», – диде гаилә башлыгы Марат Дәүләтшин.

Миләүшә һәм Марат Дәүләтшин икесе дә эшчән гаиләдә үскәннәрен әйттеләр. «КФХ ачып җибәрдек, бергә эшли башладык. Бергә тора башлавыбызга 9 ел. Эшләр бүленмәгән бездә, бергә эшлибез. Бергә эшләгәч, тизрәк, уңайлырак», – ди Дәүләтшиннар.

«Гаиләдә юл куярга, бер-береңне санларга, аңлашып, сөйләшеп яшәргә кирәк», – ди Миләүшә.

Дәүләтшиннар ике малай, бер кыз тәрбияли. «Балаларны да җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбиялибез», –диләр.

Яшьләр авылда калганнарына үкенмәүләрен әйттеләр. «Яшь барган саен, авылга якынрак буласың. Теләгең булса, кулыңнан килсә, теләсә кая эшләргә була», – ди алар.