ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Апасның Идрәз авылында иганәче ярдәме белән төзекләндерелгән мәчет ачылды

0

Апасның Идрәз авылында төзекләндерелгән мәчет ачылды. Бу мәчет 1997 нче елда төзелә. 30 елга якын авыл халкына хезмәт иткән Аллаһ йорты соңгы елларда бик нык искерә. Утын ягып кына җылытыла. Соңгы вакытта кыш айларында үз эшчәнлеген туктатырга да мәҗбүр була. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләлә Сафиуллина яза.

Быел Корбан гаетеннән соң биредә игелекле авылдашлары Рафаэль Әгъзаметдин улы Зәйнетдиновның финанс ярдәме белән күләмле төзекләндерү эшләре башланып китә. Авыл мәчете тулысы белән зур үзгәреш кичерә. Мәчет бинасының манарасы торгызыла, түбәсе, тәрәзәләре алмаштырыла, диварлары тышлана, электр чыбыклары төзекләндерелә, иң мөһиме – газ кертелә.

Бинаның эчке өлеше дә матурлана, ачык төсләргә буяла, тәһарәт бүлмәсе дә яңартыла. Биредә дини мәҗлесләр уздыру өчен дә мөмкинлек тудырыла. Махсус аш-су бүлмәсе дә урын ала.

«Безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Корбан гаете узганнан соң, җирлек башлыгы Ринат абый Сатдинов ярдәм кулы сузарга теләк белдерүче кеше барлыгы хакында сөенечле хәбәр җиткерде. Без бик гаҗәпләндек. Шундый зур бәхет елмаюга ышанып бетеп тә булмый әле. Ярдәм кулы сузган изге күңелле авылдашыбыз Рафаэльгә һәм аңа авыл халкының гозерен җиткерүче Равиягә олы рәхмәтебезне белдерәбез», - диде Идрәз авылы мәчетенең имам-хатыйбы Айдар хәзрәт Сафиуллин.

Төзекләндерелгән мәчет тантаналы төстә үз ишекләрен ачып, халык хозурына тапшырылды. Яңа мәчеттә тәүге намаз укылды, салаватлар әйтелде. Бәйрәм чарасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Идрәз авылының үз улы, олы йөрәкле иганәче Рафаэль Зәйнетдинов, «Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты.

«Идрәз авылында – шатлыклы вакыйга. Аллаһ Тәгалә йортында шундый матурлык тудырганнары өчен иганәчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә Аллаһ йортыбыз авыл халкына, яшьләргә рухи тәрбия бирсен, күңелләренә нур өләшсен», - дип изге теләкләрен юллады район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Район башлыгы авыл халкын сөендерп, Аллаһ йортына яңа сулыш биргән изге күңелле Рафаэль Зәйнетдиновка һәм игелекле эшне башлап йөрүдә тырышлык куйган Равия һәм Рифат Мөхәммәтшиннарга, төзүчеләргә олы хөрмәт белдерде, Рәхмәт хатлары һәм Идрәз авылы мәчетенә бүләген тапшырды.Бәйрәм чарасында Рафаэль Зәйнетдинов үзе дә катнашты. Ул авылдашларын җылы сәламләп, теләкләрен җиткерде.

«Бу көн - тормышымда иң истәлекле вакыйга. Дәү әтием Идрәз авылында гомер иткән кеше. Ул бу мәчетнең ачылышында да катнашкан. Туганым Равия мәчетне төзекләндерергә, яңартырга кирәклеге хакындагы изге уен җиткергәч, бик сөенеп ярдәм итәргә булдым. Идрәз авылы минем өчен бик якын. Балачагым монда үтте. Авылга кайтып, рәхәтләнеп ял да иттем, хезмәт тәрбиясе дә алдым», - диде ул.

Рафаэль Зәйнетдиновка авылдашларының, якташларының ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады, игелекле эше өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды.