Апанай мәчетендә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең 5 еллыгын билгеләп үттеләр
19 декабрьдә Апанай мәчетендә Татарстан Республикасы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең 5 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм кысаларында «Татар телен һәм милли мирасны өйрәнүнең хәзерге заман ысуллары» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Анда «Иман» үзәгенең эшчәнлеге, рухи мирас, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау һәм татар телен өйрәнү ысуллары турында докладлар тәкъдим ителде, «Апанай апалары» төркеменнән мөнәҗәтләр яңгырады.
Кичәне Татарстан Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы оештырды.
Катнашучыларны Татарстан мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Республикасы Рәисе аппаратының эчке сәясәт департаментының дини берләшмәләр белән үзара бәйләнеш идарәсе җитәкчесе Альберт Дирзизов, «Иске шәһәр» префекты урынбасары Ралия Кашапова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ирек Шәрипов һәм Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов сәламләде.
«Иман» үзәгенең хәзерге яшьләр белән тыгыз эшчәнлек алып баруы сөендерә, без бер юнәлештә эшлибез. Алар һәрвакыт безнең белән киңәшләшеп торалар, конгресс кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Ниятләребез һәрвакыт уң булсын, алга таба да бергәләп эшлик», – диде Рәүф Хәсәнов. Ул Апанай мәчетенә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлеккә шамаилләр бүләк итте.
Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева
Татарстан мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
«Әлеге түгәрәк дата Апанай мәчете һәм гомумән барлык мөселман дөньясы өчен бик зур вакыйга. Әлеге үзәк телебез, гореф-гадәтләребезне саклау, киләсе буынга җиткерү өчен зур эшләр башкара. Шушы зур һәм шул ук вакытта җаваплы эшне эшләү – әманәт. Безгә динебез, иман, үзебезнең туган телебез Аллаһы тәгалә тарафыннан әманәт итеп бирелгән. Әлеге әманәтләрне без барлык кардәшләребезгә, киләсе буыннарга җиткерергә тиеш», – диде ул.
Фото: ©Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте, https://dumrt.ru/
Апанай мәчете имам-хатыйбы, «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров үзәкнең тарихы белән таныштырды. «Иман» ислам мәдәнияте мәркәзе 1990 елда күренекле җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла Якупов тарафыннан булдырылган, ул бүген дә Апанай мәчете ярдәмендә актив эшчәнлеген дәвам итә.
«Иман» үзәге 2019 елда рәсми теркәлү узды, бүген без Вәлиулла хәзрәтнең эшен дәвам итәбез. Вәлиулла хәзрәт 2012 елда трагик рәвештә безнең арабыздан китеп барды. Ул әлеге үзәккә һәрвакыт яшьләрне җыярга тырышты. Яшьләр өчен татар мәдәниятен үстерү, динне популярлаштыру буенча төрле чаралар оештырды. Ул озак еллар алып барган тырыш хезмәт нәтиҗәсендә татар яшьләре үзләренең нигезләренә кайта башлады – туган телебезне өйрәнү өчен мөмкинлекләр булдырылды, дингә зур игътибар бирелә башлады. Бүгенге көндә дә без әлеге эшчәнлекне дәвам итәбез», – диде Нияз хәзрәт.
Фото: © «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге матбугат хезмәте
Ул үзәкнең татар халкының ислам дине һәм гореф-гадәтләре белән бәйле бай рухи мирасын өйрәнү өчен булдырылуын билгеләп үтте.
«Без һәрдаим төрле чаралар үткәреп торабыз, яшьләргә зур игътибар бирәбез. Җәен балалар өчен төрле авылларга, музейларга, тарихи урыннарга экскурсияләр оештырабыз. Һәр елны зур делегация белән Каюм Насыйриның туган авылына кайтабыз. Мәдрәсә бинасында татар милли киемнәре, калфаклар, изүләр тегү, читекләр ясау буенча мастер-класслар уза. Шунысы куанычлы, һәр ел әлеге курсларыбыз ишәя бара, кызыксынучылар арта. Кайбер балалар гомумән ел әйләнәсендә әлеге курсларда шөгыльләнә», – дип сөйләде ул.
Нияз хәзрәт үзәкнең Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә булуын, татар теленә зур игътибар бирелүен искәртте.
«Без Казанда гына түгел, республика буенча эшләргә тырышабыз, Бөтендөнья татар конгрессы белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Дин һәм тел тыгыз рәвештә бәйләнгән. Кош ике канатлы. Әгәр кеше дингә бирелеп, туган телен белми, сөйләшми икән, ул барыбер уңышка ирешә алмаячак. Үзен мөселман дип санаган һәр татар туган телен, мәдәниятен, тарихын белергә тиеш. Безнең мәдәниятебез, милли киемнәребез Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәте, ислам дине белән тыгыз бәйләнгән. Мәдәниятебезне, традицияләребезне өйрәнеп без динебезне дә саклап калабыз», – дип сөйләде Нияз хәзрәт Сабиров.
Фото: ©Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте, https://dumrt.ru/
- Апанай мәчете (Икенче җәмигъ, Байлар, Тау мәчете) — Казанның тарихи таш мәчетләренең берсе. Иске Татар бистәсендә урнашкан, татар дини архитектурасы һәйкәле. Апанай мәчете патшабикә Екатерина II Казанда таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиев ярдәме белән 1768–1771 елларда төзелә.
- 1930 елда мәчет ТатЦИК Президиумы карары белән ябыла, манарасы киселә. Совет елларында бинада балалар бакчасы урнаша. 1995 елда Апанай мәчете бинасы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтенә кайтарыла. 2007-2011елларда комплекслы реставрация үткәрелә, мәчетнең манарасы кире торгызыла.