ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Владимир Путин Палестина проблемасын хәл итүнең төп ысулын әйтте

0

Палестина проблемасын хәл итү өчен аның беренчел сәбәбен юкка чыгарырга кирәк. БМО ике дәүләт – Израиль һәм Палестина дәүләтләре төзү турында карар кабул иткәч, бары тик Израиль генә төзелә. Бу фикерне туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Палестина проблемасын аның килеп чыгу сәбәбен бетереп кенә хәл итеп була. Үз вакытында БМОның Иминлек советы ике дәүләт: Израиль һәм Палестина төзү турында карар кабул итә. Тик Палестина төзелми калды, ә Израиль тарафыннан законсыз җирлек булдыру эшчәнлеге дәвам итә», – диде Россия башлыгы.

Шулай ук Путин, Израильнең Газа секторында ахыргы максатлары нинди булуын белмәвен, әмма ул куллана торган ысулларны Россия гаепләвен һәм гаепләүне дәвам итәчәген әйтте.